«Әссәләмәгәләйкүм» дигән җыр белән, 19 октябрьдә Мәскәүнең милли мәдәни үзәге яңа сезонын ачып җибәрде. Эшли башлаганнан бирле мәдәни үзәк үзенең эшен беренче октябрьдән башлый торган иде. Быел бинаны төзекләндерү эшләре киң итеп җәелгәнгә күрә сезонны да соңрак ачарга туры килде, диделәр мәдәни үзәктә. Чынлап та бу җәйдә төзекләндерү эшләрендә үзгәрешләр бик күп. Шулай да эшлисе эшләр дә бетәрлек түгел.
Бу йортка инде күптәннән нигездән төзеп кору, ягъни капитал төзекләндерү таләп ителсә дә, матди якның бик кысан булуы сәбәпле төзекләндерүләр бизәкләүләргә генә кайтып кала сыман. Элекке паркет идән урынына ламинат, агачтан ясалган тәрәзә рамнары урынына пластик тәрәзләр кую татар мәдәни үзәгенең төзекләндерү проблемасын тулысынча чишәр дип әйтеп булмый әлбәттә. Ләкин ничек кенә булмасын, Мәскәүнең татар мәдәни үзәге үзенең эшен башлап җибәрде, 300 кеше сыярлык тамаша залы ул көнне туп-тулы иде.
Мәдәни үзәкнең эше башлануы хакында милли мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин игълан итте һәм милләттәшләргә дә , үзәктә эшләүче түгәрәк җитәкчеләренә дә уңышлар теләде. Рәсми өлешне озынга сузмый гына килгән халыкка мәдәни үзәктә эшләүче төрле түгәрәкләрнең чыгышларын күрсәттеләр.
Наилә Фатехова җитәкчелегендәге «Мәдинә» төркеме «Без татарлар» дип аталган өр-яңа җыр тәкъдим ите. Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге бию төркеме искиткеч биюләре белән халыкны таң калдырды. Быел да мәдәни үзәктә башка еллардагы кебек татар телен өйрәнү, җыр, бию, драма түгәрәкләре эшләячәк.
Очрашу ахырында, һәрвакыттагыча, халык белән берлектә «Туган тел» җыры башкарылды.