Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү милли үзәгендә яңа китапханә


Мәскәүнең мәдәни үзәгендә, яңадан төзекләндерелгән, җиһазландырырлган бүлмәләрдә татар китапахәнәсе эшли башлады.


Мәскәүнең татар мәдәни үзәге узган якшәмбедә үзенең яңа сезонын ачып җибәрде. Яңа гына ремонтланган һәм өр-яңадан җиһазландырылган бүлмәләргә күченгән мәдәни үзәкнең китапханәсе дә беренче укучыларны кабул итүне сезон ачылган көнне башлап җибәрде. Китапханә мөдире Нурзидә Чанышева һәм мәдәни үзәк мөдире Әнвәр Хөсәенов китапханәне төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәткән өчен “Татнефть” ширкәтенә рәхмәтләрен белдерде. Китапханә ачылу чарасында “Татнефть” ширкәте вәкилләре дә бар иде. Ул көнне китапханәгә бүләкләр дә тапшырылды шуларның берсе дип, Мәскәүнең мәгәриф департаменты бүләк иткән сыек кристаллы зур гына телевизорны атарга була.

Шул телевизор аша килгән халыкка күптән түгел генә Культура каналы аша күрсәтелгән татар халык әкиятләре хакында тасма да тәкъдим ителде. Мәдәни үзәкнең “Шатлык” фольклор балалар төркеме дә халык җырлары белән чыгыш ясады. Мәскәү өлкәсенең Пушкина шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Хәмдия ханым Рамаева да китапханәгә үзләренең бүләген тапшырды һәм бу хакта болай диде.


Китапханә ачылышында чыгыш ясаган Әнвәр Хөсәенов: “Бу бина элегрәк татар мәдәни үзәге булган вакытта бик бай китапханәле булса да, алар инде безнең көнгә кадәр сакланмаган. Әлбәттә, бу ике кечкенә бүлмә соңгы вакытларда халык тарафыннан җыела башлаган барлык китапларны сыйдыра алмас. Без алга таба китапханәне тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Безнең китапханә Мәскәүдә татар матбагасының үзәгенә әверелергә тиеш. Без, татарлар хакында теләсә кайда, теләсә нинди телдә нәшер ителгән китапларны, җыюны үзебезгә максат итеп куябыз”, диде.

Әлегә китапханә укучылар тапшырган, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән, «Инсан» нәшрияте бүләк иткән һәм кайбер галимнәрнең милли үзәккә биргән шәхси китапларыннан тупланган.

Әлегә китапханә киштәләрендә өр-яңа, кеше кулына кермәгән китаплар гына урын алган. Яңа бүлмәне иске китаплар ямьсезләтер дип, аларны әле элекке урыннарында калдырганнар. Бу сүзләрне ишеткәч бер милләтәшебез, бирегә китап күтәреп йөрү бирегә бик авырга килә, искесен дә алып киләсең инде. Чыгарыплар гына ташламасалар ярар иде, диде.

XS
SM
MD
LG