Accessibility links

Кайнар хәбәр

“ТАИФ” серләрен ачты


Кризис вакыты булуга карамастан, республиканың төп сәнәгать холдингы “ТАИФ” үз акцияләрен Русия һәм чит ил базарына чыгарырга җыена.

“ТАИФ”ны гади халык түгел, хәтта белгечләр дә шактый серле ширкәт дип бәяли. Чөнки аның кереме, мөдирләр шурасында кемнәрнең булуы, акцияләре кемнеке булуы турындагы мәгълүматлар озак еллар киңкүләмгә таратылмады. Хәзер исә, “Ведомости” басмасында “ТАИФ” башлыгы Альберт Шиһабетдинов бу турыда акчыктан-ачык әңгәмә бирә. Күп кенә белгечләр өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әлеге сөйләшүне “Ватаным Татарстан” газетасы да тәрҗемә итеп бастырган.

“ТАИФ” компанияләр төркеме башлыгы белдергәнчә, якын арада алар, ширкәт акцияләренең 25%ын Мәскәү һәм Лондон биржаларына урнаштырырга ниятли. 2007 елда ширкәтнең еллык кереме 192 миллиард сум тәшкил иткән. Чиста табышы – 21 миллиард сум. “ТАИФ” Татарстанда химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү ширкәтләренең 96%ын контрольдә тота. Күп еллар “ТАИФ” акционерларының да кем булуы сер булып килде. Шәт бүген дә бу турыда мәгълүматлар аз. Бары тик акцияләрнең 11% Татарстан президенты улы Радик Шәймиевкә, 4,5% “ТАИФ” башлыгы урынбасары Гүзәлия Сафинага туры килүе генә билгеле.

Шиһабетдинов сүзләренчә, “ТАИФ” 1990 еллада кытлык шартларында халыкны азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итүче ширкәт буларак оештырылган. Ширкәт Татарстан республикасы финанс министрлыгында исә 1995 елда теркәлә. Ширкәт оешып килгән мәлдә Американың “NKS Trading” компаниясе аңа 10 миллион доллар инвестиция керткән һәм аның төп акционерларының берсе саналган. Вакыт үтү белән “ТАИФ” Америка ширкәтененнән әлеге 36% акцияне сатып алган. Шул рәвешле ул “ТАИФ” акционерлары рәтеннән чыгарылган. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы да акционерлар рәтеннән чыккан.

кционерлар структурасының тулы составын әйтүне исә Альберт Шиһабетдинов үз вәкаләтендәге эш дип тапмаган. Радик Шәймиев, Гүзәлия Сафина белән беррәттән, Альберт Шиһабетдинов, үзендә дә берникадәр акция барлыгын әйткән. Әмма бу ширкәт тормышында нинди дә булса хәл иткеч брылышлар ясый алырдай акция өлеше түгел, аның фикеренчә.

"ТАИФ" җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов


“ТАИФ” акцияләрен биржага чыгаруны Альберт Шиһабетдинов, үз максат дип танымый. Шулай да ширкәт акцияләрен күпләгән инвесторларга сату, хезмәттәшләр җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, аның фикеренчә.

“Төп бурыч – ширкәт кәгазьләрен ликвидлы итү. “ТАИФ”ның үз икътисады өчен генә түгел, аның акционерлары өчен дә төп финанс чыганагы бит бу. Ширкәт үз акцияләрен агымдагы елның азагына урнаштыра башларга әзер”, ди Альберт Шиһабетдинов.

“ТАИФ”ның активларына килгәндә. Танылган халыкара ширкәтләр билгеләвенчә, бүгенге көндә ширкәтнең бәясе 14 миллиард доллар дип исәпләнә.

“ТАИФ” компанияләр төркеменә бик күп ширкәтләр керсә дә, төп керем биредә нефть, газ, химия өлкәсеннән килә. Шуңа да “акцияләрне ачык базарга урнаштырганчы, ширкәттә һичшиксез эчке төзелешендә үзгәрешләр кертеләчәк. Үз бурычларыбызны үтәдек дип санаган өлкәләрдән китәбез. Әйтик моннан 2,5 ел иминиятләштерү ширкәтен саттык кәрәзле элемтәдән киттек”, ди Альберт Шиһабетдинов.

“ТАИФ”ның киләчәктә планлаштырган проектларына килгәндә. Нефть өлкәсендә ширкәт “Казаноргсинтез һәм “Түбән Кама Нефтехим” заводларында яңарту эшләрен алып барып, җитештерүне тагын да арттырмакчы. Социаль өлкәдә Казан янында Идел елгасы яры буенда мәдәни савыктыру комплекс төзү, “Казаноргсинтез” янында яңа йортлар, заманча мәктәпләр, спорт корылмалары булган шәһәрчек төзү, күздә тотыла.

“ТАИФ” киләчәктә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен үстерү белән дә шөгыльләнмәкче. Аны федераль канал итү максаты куелган. Әлеге проектка 300 миллион доллар инвестиция салыначак. “Яңа гасыр” хәзер табыш китермәстәй проект түгел ди, ширкәт башлыгы Альберт Шиһабетдинов.

XS
SM
MD
LG