Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиадага акча җитәрме?


Кризис сәбәпле, Казанда милли китапханә, зоология бакчасын төзү кичектерелергә мөмкин. Акча Универсиадага кирәк.

Дөньядагы икътисади кризис шаукымында, Татарстанга. шактый чыгымнар сораучы Универсиадага әзерләнергә туры килә. Инде FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) белән Универсиаданың оештыру комитеты арасында килешү төзелде. Оештыру комитетын Русия вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкләве дә юкка түгелдер. Чөнки кризис вакытында төп проблемалар акчага килеп төрәлергә мөмкин. Әмма Татарстан Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин кризис киләсе елга бетәр һәм Универсиадага әзерләнергә әле вакыт калыр дип өметләнә.

“Кризис Универсиада проектларына әлбәттә йогынты ясаячак. Әмма ни дәрәҗәдә ясавын әле әйтүе авыр. Чөнки кризисның төбенә төшеп җиттекме әле аны да белмибез. Әмма икътисадчылар 2009 елга кризис хәл ителәчәк, ди. Шуңа Универсиада өчен вакыт кала һәм без үзебезгә алган бурычларны үтиячәкбез”, диде Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, инде кайбер төзелешләрнең әзер булуын да искә алырга кирәк. Чөнки Универсиадага барлыгы 64 спорт корылмалары эшләргә тиеш. Хәзер аларның 36ын төзисе калган.

“Ватаным Татарстан” газетасының икътисад бүлеге мөхәррире Илсөяр Хәйруллина да Универсиадага кадәр кризис хәл ителәчәк дигән фикердә тора. Моннан тыш ул дөнья күләмендә Русиянең нефть-газына ихтыяҗ булганда Универсиада уздыру ил өчен авыр булмаячагын әйтә.

“Татарстан милли банкы җитәкчесе Богачев әйтүенчә, стабилизация һәм резерв фондларын исәпкә алмыйча гына да, Русиянең алтын фонды запасы 600 миллиард долларны тәшкил итә. Ә Универсиадага бары 300 миллиард сум гына кирәк. Әле Русиянең сатарга байлыгы җитәрлек”, ди Хәйруллина.

Әгәр элегрәк Универсиада бюджеты 300 млрд. сумны тәшкил итәчәк диелсә, Илсур Сафиуллин бу төгәл санның күп нечкәлекләргә бәйле булуын әйтә.

“Дөньяви кризис сәбәпле, инфляция арта һәм төзелеш чималларына бәяләр күтәрелә икән ул күләмнең артып китүе бар. Ә икенче яктан кризисның файдасы да булырга мөмкин. Чөнки башка өлкәдә төзелешләр кимрәк булса, төзүчеләрнең эшләренә, чималларга бәяләрнең кимүе дә мөмкин”, ди ул.

Универсиадага акчаны 3 чыганактан бүлү күздә тотыла: Русия, Татарстан казнасыннан һәм шәхси кертемнәрдән. Казан башлыгы Илсур Метшин 100 млрд.сум башкаладагы тимер юл вокзалын үзәктән күчерүгә китәчәген әйтте, 39 млрд.сум метроның беренче өлешен (6 станцияне) тәмамлауга каралган, 62 млрд.сум 130 чакрым юл һәм 17 транспорт чолганышларын төзүгә, 11 млрд.сум Универсиада авылына тотылыр дип көтелә.

Әлбәттә кризис сәбәпле, инвесторларга өмет тоту да бик ышанычлы түгел кебек. Әмма Илсөяр Хәйруллина бер генә инвестор да банкта акчасын тик яткыра алмый һәм ул аны каядыр салырга тиеш дигән фикердә тора.

Аннары соңгы елларда Русиядәге эшмәкәрләр шактый табыш алырга ияләшеп китте.

“Русиядә кризис ник килеп чыкты дигәндә, эшмәкәрләр үз төзегән йортларын сатып 80% табыш алырга инде ияләшкәннәр иде. Бу безнең Русиядә генә була торган хәл әлбәттә. Чит илдә 5% табыш алсаң да бу нормаль бизнес санала. Ә Русиядә бу талау рәвешендә бара. Башта нефть төбәкләрендә яшәүчеләр фатирлар сатып алды, хәзер аларның ихтыяҗы бетте, ә гади халык сатып ала алмый”, ди Хәйруллина.
XS
SM
MD
LG