Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида да тамашачыга ау бара


Җирле үзешчән сәнгать коллективлары концертларыннан тыш Омскида Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән артистларның чыгышлары да еш булып тора.

Менә хәзер дә, ноябрь аенда гына ике – танылган җырчы Халидә Бегичеваның “Изге ай” төркеме һәм Татарстаннының атказанган артисты Наилә Фатехованың концертлары булуы көтелә. Шулай, бу юлы ерак Себергә татар мәдәниятен Мәскәү артистлары алып килә.

Оештыручыларның үзара килешеп эшләмәүләре сәбәпле концертлар бер-берсеннән 4 кенә көн аерма белән булачаклар. Инде билет сатуда ярыш башланды. Билет сатырга алынган активистлар, бер-берсен уздырып, җырчыларны мактый-мактый таныш-белешләренә билет саталар. Транспорт тукталышларында ике концертның да афишалары янәшә генә эленеп тора.

Дөрес, ике концертның берьюлы диярлек булуы халык арасында буталчыклык тудыра. Артистлар белән бик үк таныш булмаган тамашачылар арасында карарга ниятләгән концерт урынына икенчесенә билет алып куючылар һәм шунлыктан аптырап калучылар дә бар.

Наилә Фатехова концертын оештыручылар, тамашачыны күбрәк җәлеп итү теләге белән ахры, билет бәяләрен “Изге ай”ныкыннан ике мәртәбәгә арзанрак куйганнар. Хәзерге вакытта заллар арендаларының, рекламаларның үтә кыйммәт булуларын искә алганда, концертларның чыгымнары керемнәреннан артып китмәсме, артистлар бушка эшләмәсме дигән сорау да туа.

XS
SM
MD
LG