Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Рәфис Кашаповны яклап урам җыены узды


Рәфис Кашаповны яклап уздырылган пикетта Чаллы ТИҮе рәисе үзе күренмәде. Бу очракта үзен яклап урамга чыгуны кирәк санамагандыр.


Быелның 16 гыйнварында башка Чаллының 1 санлы бала тудыру йортында православ дине рухание, ягьни поп килеп, чукындыру йоласы үткәрелүе хакында Азатлык беркадәр мәгьлүмәтләр биргән иде. Попның бала тудыру йортында булуына каршылык хәрәкәте йөзеннән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов имзасы белән “Христианлаштыруга – юк” дигән мөрәҗәгать таратылды. Шушы мөрәҗәгать буенча Кашаповка карата динара һәм милләтара ызгыш тудыруда гаепләп, җинаять эше ачылды. Әлеге эш бүгенгә кадәр ябылмаган. Җинаять эшен ябуны таләп итеп, Чаллы милли хәрәкәт вәкилләре 23 октябрьдә пикет уздырды.

Булып узган пикетта 40лап кеше катнашты. Килеп, җыелуның сәбәбе белән кызыксынучылар, язылган шигарьләрне укып китүчеләр саны пикет уздыручылардан 2-3 тапкыр күбрәк булгандыр. Пикет митинг түгел, анда чыгыш ясау тыелган, бары язылган шигарьләрне генә күтәреп торуга рөхсәт бирелә. Шигарьләргә килгәндә, алары бүгенге көн өчен шактый кыю иде. Мисал өчен, “37 – ел кабатланмасын”, “Прокуратура, Кашаповтан гаеп эзләмә!”, “ФСБ, Татарстанда дошман эзләүне туктатыгыз!”, “Явызлык империясе һөҗүм итә, без сакланабыз”, һ.б. шундый шигарьләр. Пикетны оештыручыларның берсе булган Гамил Камалетдинов “Азатлык”ка болай диде:

“Максатыбыз Кашаповны яклау. Аның гамәлләрендә җинаять юк. Шуңа да карамастан прокуратура эшне япмый. Без бер-беребезне якларга тиеш”, диде ул.

Рәфис Кашаповны яклау пикетында Русия коммунистлар фиркәсенең Чаллы бүлеге вәкилләре дә килгән иде. Менә Роза Исламова фикере:

“Кашапов безне 15 ел буена тарихи урыннарга алып барып, пенсионерларга рухи байлык бирде. Моны ФСБ заказы буенча дип уйлыйм, кайбер газеталарда язып чыктылар. Мин бүген пикетка Кашаповны яклау өчен халык җыеп алып килдем. Дөреслек өскә чыксын”, ди ул.

Дамир Шайхразиев: ФСБ бармактан суырып, булмаганны бар итеп күрсәтә
Ә менә БТИҮ пленумы әгьзасы Дамир Шайхразиев гыйнвар аенда провакация оештырган попның монда килеп гафу үтенүе кирәк иде, ФСБ мондый гамәлләре белән халыклар арасында дошманлык уята, дип саный:

“Бүген ФСБ дигән оешма халыклар арасындагы дуслыкны “ныгыту” өчен бармактан суырып, булмаганны бар итеп күрсәтә. Бала тудыру йортында поп йола уздырган икән, Кашапов моны халыкка җиткергән икән, монда аның ни гаебе бар. Бу эшне оештырган попны алып чыгып гафу үтендерергә, кисәтү ясау дөрес булыр иде. Бу эшне Кашапов башламады бит. Ул Мәскәүдән килә. КГБ СССРны юкка чыгарды, ФСБ үзенең дуамал, акылсыз эшләре белән Русияне тарката. Без, төрле халык дус яшибез. Махсус оешма таркату эшен алып бара.

Хәзер мәктәптә татарча дәрес саны икегә калды. Әшәкелек Мәскәү Кремленнән килә. Мәскәү урамнарында фашистлар. Безнең дуслыкны бозасы урында, шулар белән көрәшергә кирәк. Чаллыда милли төсмер буенча кеше үтереп йөрүчеләр юк. Күп эшләр Русияне таркату өчен эшләнә. Мин моңа каршы”, диде Дамир Шайхразиев.

Рәфис Кашаповны яклап уздырылган пикетта Чаллы ТИҮе рәисе үзе күренмәде. Бу очракта үзен яклап урамга чыгуны кирәк санамагандыр.
XS
SM
MD
LG