Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ОПЕКны нефть чыгаруны киметергә чакыра


Иран нефть министры Голәм Хөсәин Назари дөнья базарында нефтькә ихтыяҗ кимү сәбәпле Нефть чыгаручы илләр оешмасы ОПЕК җомга очрашуында көнлек нефть чыгаруны 2 миллион мичкәгә киметү турында килешергә тиеш диде.

Министр журналистларга бу киметү соңгы айларда кисәк төшеп киткән нефть бәяләрен тотрыклыландырырга тиеш диде.

Белгечләр фикеренчә, җомга көнне Венада ОПЕКның чираттан тыш җыенында көнлек нефть чыгару күләмен кимендә 1 миллион мичкәгә киметү турында килешенер дип көтелә.

ОПЕК илләре көненә 28.8 миллион мичкә нефть чыгара.
XS
SM
MD
LG