Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорж Буш - ничек бар, шулай


"W." Джорж Буш турындагы кинодан күренеш.
"W." Джорж Буш турындагы кинодан күренеш.

АКШта “W.” киносы күрсәтелә башлады. Анда Джорж Буш яшьлектә эчкече, олыгайгач, күп хаталар ясаган президент итеп күрсәтелә

“W.” Буш турында киноның премьерасы дәрәҗәле кунаклар, танылган артистлар, мәгълүмат чаралары катнашлыгында үткәрелде. Бу илнең иң зур җитәкчесе турында төшерелгән һәм ул але президент урынында эшләгән вакытта чыккан беренче нәфис фильм булды, дип яза матбугат.
Фильмга “W.” дигән исем бирелгән. Бу Джорж Бушның ( George W. Bush) икенче Уолкер(Walker) исеменең беренче хәрефеннән алынган. Аны АКШта халык арасында шулай "W." Дабл-ю, техасча әйткәндә Даб-я дип йөртләр икән.
Американың 43 президенты илдә иң яратылмаган, иң күп тәнкыйтьләнгән президент булып санала. Фильмның режиссеры Оливер Стоун Буш тарихта иң начар президент булып калыр дигән фикердә тора. Фильмның премьерасында ул : «Буш Америка тарихын үзгәртте, ул күп хаталар ясады, ул иң яратылмаган президент булды, Гыйрактагы сугыш – нефть өчен көрәшнең башы гына,” – дип белдерде.
Стоун, киноны куючы буларак, үземне аның урынына куеп карадым, Буш тормышындагы вакыйгаларны мөмкин кадәр төгәл күрсәтергә тырыштым, ди.
Шушы кинода Джорж Бушның якынча 30 еллык гомер юлы сүрәтләнә. Аның университетта укыган чаклары, китапханәче Лаура белән танышып, аны үзенә каратырга тырышулары, эчәргә, карт сугарга, күңел ачырга яратулары, атасы белән мөнәсәбәтләре күрсәтелә.

Әсәрдә Бушның президент дәрәҗәсенә үсеп җиткәч, карарларын ничек кабул итүләре, Гыйрак сугышын ничек башлаганы күрсәтелә. Фильмда президент Буш бу сугыш башлануыга бик борчылган булып күренә.
Әмма чыбарлыкта, бу сугыш сүрәтендә Буш икенче тапкыр президент итеп сайланды, дип билгеләп үтә матбугат.
Фильмның баш режиссеры гына түгел, анда Бушны үзен, аның тугыннарын, иң якын кешеләрен уйнаган актерлар да, хәзерге АКШ президентына тәнкыйть күзлегеннән карый. Джорж Бушның әнисен уйнаган Эллин Берстин : “Буш башкара алмаслык эшкә сайланды, аны кешеләр, өйләренә барбекю кыздырырга яки сыра эчәргә чакыра алырлык гади кеше булган өчен сайлады кебек, әмма Ак йорт өчен башка сыйфатлар кирәк,” -ди.
Бушның яшь чагын чагылдырган актер Джош Бролин Бушны яратып бетермәвен яшермәде. Фильм премьерасында Бролин :“Ул, ил 200 ел буе үстергән исемгә, дәрәҗәгә иң зур зыян салган президент булды, ”- диде.
Режиссер Оливер Стоун “фильмда президентка бернинди бәя бирелми, бары тик фактлар, вакыйгалар ничек бар, шулай күрсәтелә” ди. Шуңа күрә фильм шундый тәнкыйтьчән килеп чыкты, дип әйтә Стоун.
Әсәрнең авторлары “W.” фильмы президент сайлауларыннан соң күрсәтелер дип уйлаган булган, әмма соңыннан, киноны сайлауларга кадәр, 4 нояберь тавыш бирү башланганчы, экраннарга чыгару тәкъдимнәрен кабул иткән.
Әмма күзәтүчеләр, бу киноның сайлаучыларга тәэсир ясый алуна бик ышанып бетми.
"W." киносы күрсәтелә башлаган беренче атна, аның әлегә бик зур популярлык казанмавын күрсәтте. Нояберь аенда бу әсәр Европа һәм Русиядә дә күрсәтелә башларга тиеш.
АКШ президентының идарәсеннән аның турында фильм чыгуга мөнәсәбәт белдерелмәде. Бушның матбугат хезмәте президентның үзе турында кино карауына шик белдерде.
Буш турында моңарчы да кино төшерүчеләр булды. 2004 елда режиссер Майкл Мур “9/11” документаль киносын киң җәмәгатьчелек алдына чыгарды. Анда 11 сентябрь вакыйгалары һәм Буш гаиләсенең бу вакыйгалардагы роле күрсәтелде. Бу фильм документаль кино тарихында иң күп акча җыйды һәм Кан кино фестивалендә төп бүләкне алды.
XS
SM
MD
LG