Accessibility links

Рәсмиләр рубль кискен үзгәрмиячәк дип ышандыра


Мәскәү – Русия вице-премиеры Игорь Шувалов "рубль кискен үзгәрешләр кичермәячәк" дип белдерде. Шимбә көнне Русия телевидениесенә биргән әңгәмәдә ул рубль чагыштырмасы кискен үзгәрәчәк, дигән имеш-мимешләрне "нигезсез" дип атады. Беренче вице-премиер сүзләренчә, Русия үзәк банкының моны булдырмас өчен бар мөмкинлеге бар.

Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Улюкаев та бүген Эхо Москвы радиосына биргән әңгәмәдә рубльнең үзгәрү чикләрен үзгәртү өчен нигез күрмәвен әйтте. Ул шулай ук әйләнешкә яңа акча кертелә дигән имеш-мимешләрне дә кире какты.


XS
SM
MD
LG