Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда тагын бер ислам университеты ачылачак


Чечня мофтие Солтан Мирзаев хәбәр иткәнчә, киләсе елдап Грозныйда Кунта хаҗи исемендәге Русия ислам универститеты ачылыра тиеш.

Хәзерге вакытта Кувәйт һәм Сүрия мөгәлимнәре белән укыту хакында сөйләшенеп куелган, ди мөфтий. Яңа ислам университетында төп игътибар гарәп һәм төрек теленә ясалыр дип көтелә. Иң яхшы студентлар гарәп илләренә барып, тәҗрибә туплый алачак дип уйланыла.
Грозныйда үткән матбугат очрашуында Мирзаев, Чечнәдә ваһаби мәсхәбе нәтиҗәләре белән көрәшергә кирәк, дип белдерде. Мөфтий сүзләренчә, ваһабичылык үзе Чечняда тамыры белән юк ителгән, ә аның йөгынтысы һаман да сизелә.

Мирзаев, "Интерфакс"ка : "Без ваһабитларның 90не елларда чечен халкын нәрсәгә китергәнен, нинди максатлар куйганын яхшы хәтерлибез, Бүген Аллага шөкер, болар артта калды, әмма нәтиҗәсен әкренләп бетерергә кирәк, " - дип әйткән.
Русия ислам университеты Кунта хаҗи исемен йөртәчәк, ул суфый тәгълиматен алып барган һәм Чечнядә, Ингушетиядә зикер кылуга нигез салган дин әһеле буларак танылган.
Ул үзенең вәгазьләрендә, дин тотучыларны тынычлыкка өндәгән, кан коюны туктатырга, тыныч тормыш алып барырга чакырган.
2007 елда Чечняда Курчалой районында ислам университеты ачылган иде инде.
XS
SM
MD
LG