Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия АКШ һөҗүмен хөкем итте


Шәм Шәриф. АКШ хәрби боралакларының кичә Суриянеңкөнчыгышда, Гыйрак чигенә якын җирдә, һөҗүм оештыруы, Суриядә җәнҗал куптарды. Сүрия, гади халыктан 8 кешенең үлүен белдереп, АКШ һөҗүмен хөкем итте. Кичә Сүрия җирлегендә булган һөҗүм, Гыйрактан Суриягә качарга теләгән, әл-Каидә белән бәйләнеше булуда шикләнелгән чит ил сугышчыларына юнәлдерелгән булган.

Сүриянең Лондондагы мәгълүмат сүзчесе Җиһад Макдисси, Британиянең ББС каналына биргән белдерүендә һөҗүмне агресив хәрәкәт дип атап, бу мәсьәлә бүген Сүрия башлыгының Лондон сәфәре вакытында телгә алыначагын белдерде. Макдисси, әгәр алар безнең ил чигендә гыйсьянчы хәрәкәткә тап булсалар, башта безгә килеп киңәшергә тиешләр иде, дип белдерде.

АКШ тарафы исә бу вакыйгага карата реакция күрсәтмәде.
XS
SM
MD
LG