Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибет рухи башлыгы Лама бәйсезлектән өметен өзде


Нобель тынычлык бүләге иясе, Тибетнең рухи башлыгы Далай Ламаның Кытай белән уртак тел табунда өметен инде югалтуы хәбәр ителә. Далай Ламаның сүзчесе Тәнзин Такла "Кытайдан җавап килми" дип белдерде.

"Чынбарлыкны кабул итәргә тиешбез, инде өмет юк,"- дип белдергән Тибетнең рухи башлыгы. Ул, шулай ук, үзенең лаеклы ялга чыгачагы турындагы гайбәтләрне кире какты. Тибет вәкилләре Кытай рәсмиләре белән ноябрь аенда инде 8нче тапкыр очрашырга планлаштыра. Ләкин Тибетлеләрнең күпчелеге, Кытай мәсьәләне чишү урнына, халыкны сөйләшуләр белән алдый дигән фикердә тора. Далай Ламаның үз сүзчесе аша ясаган бу белдерүенә ачыклык керткән Тибет яшьләр шурасы, бу белдерү Тибет халкының күзен ачачак дип аңлатма бирде. Шура башлыгы Далай Ламаның уртак юл табу тырышлыкларына каршы килмәүләрен, ләкин Кытай ягының мондый такъдим белән бер кайчанда килешмәвен белдерде.

Тибетлеләр Пекин Олимпиа уеннары башланыр алдыннан, март аенда Пекин хакимиятенә протест белдереп, каршылык чараларын башлатып җибәрде. Ләкин Кытай хакимиятенең каты реакциясе нәтиҗәсендә, чараларда көч куллану очраклары булды һәм кешеләрнең үлүенә китерде.

2008 Пекин Олимпиа уты дөньяның төрле илләренә күчерү чараларында да, Кытайның Тибеттә алып барган сәясәтенә тәнкыйтьләр еш янгыраган иде.

XS
SM
MD
LG