Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Җиддә каласында


Җиддәдә “Русия һәм Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең 4-нче утырышы ачылды. Русия вәкилчелеген Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев җитәкли.


“Русия һәм Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең 4-нче утырышының ачылуы

Русиянең көнчыгыш сәясәтен алып баруга төрле гасырларда татарларны җәлеп итү гадәткә кергән. 19 гасыр ахырында Согуд Гарәбстаны дәүләт эшләрендә, Мәккә шәһәре хакимиятендә татар кешеләренең катнашуы билгеле. 1925 -1937 елларда Согуд Гарәбстанында һәм Йәмәндә Советлар иленең беренче илчесе булып Башкортостан туып үскән Кәрим Хәкимов эшләгән. Соңгы елларда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Русия һәм Ислам дөньясы гамәлләрендә мөһим эшчәнлек алып бара.

Дүшәмбе көнне Җиддәдә “Русия һәм Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең 4-нче утырышы ачылды. Әлеге форум беренче тапкыр Мәскәүдә 2006 елның мартында үткән иде.

Миңтимер Шәймиев җитәкләгән Русия вәкилчелегенә Иделбуе федераль округындагы Медведев вәкиленең урынбасары Владимир Зорин, махсус илче Роберт Маркарян, галим Виталий Наумкин, Татарстан президенты киңәшчесе Тимур Акулов, Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсе мөфтиләре Госман Исхаков һәм Гомәр Идрисов, Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Марат Мортазин һәм башка галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре керә.

“Молодежь Татарстан” газетасы баш мөхәррире Булат Сруров “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән мәгълүматка караганда, дүшәмбе кичендә “Җиддә Конференс Палас” кунакханәсендә ачылган. Анда дөньяның 20-гә якын иленнән йөзләрчә вәкил катнаша. Җыелышны Миңтимер Шәймиев һәм Согуд Гарәбстанының тышкы эшләр министры доктор Низар Обеид Мәдәни башлап җибәргән.

Русия вәкилчелеге башлыгы вазифасында барган Миңтимер Шәймиев утырышта катнашучыларга президент Дмитрий Медведевның сәламләү хатын укыган. Шулай ук Шәймиев Татарстанда яшәүче халык исеменнән “Согуд Гарәбстанының тугандаш халкына” җылы сәламләү сүзләрен җиткергән.

Миңтимер Шәймиев сүзләренә караганда, хәзерге Русия Ислам дөньясының фаразланган хезмәттәше булды, моңа Русиянең 2005 елда Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче дәрәҗәсен алуы да шактый этәргеч ясады. “Бу казанышка үз өлешен кертүе белән горурланган Татарстан турында да әйтми кала алмыйм”, диде Шәймиев.

Татарстан җитәкчесе Казанда узган һәм Русия белән мөселман дәүләтләре арасында багланышларның ныгуына йогынты ясаган халыкара әһәмияттәге берничә төп вакыйганы санап узды. Узган җәйдә Казанда Ислам фәннәре академиясенең чираттагы утырышы, Ислам үсеш банкының халыкара инвестиция конференциясе оештырылды. Моннан тыш, “Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына” шигаре астында үткәрелүче “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале елдан-ел үсеш ала. “Толерантлык һәм динара татулык хөкем сөргән Татарстанда бөтен дөнья үзләштерә алырлык нәрсәләр бар”, дип белдерде Татарстан президенты.

“Русия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең быелгы утырышы тематикасына күчеп, Миңтимер Шәймиев цивилизацияне экстремистларның тату яшәгән халыкларны бер-берсенә каршы кую омтылышларыннан яклау турында әйткән. “Еш кына конфликтларның социаль, сәяси һәм икътисади алшартларын аңлы рәвештә дини сәбәпләр белән алыштыру күзәтелә. Аллага шөкер, көчәеп барган дөнья финанс кризисында, гадәттәгечә, исламны гаепләмиләр”, диде ул.

Бу форумны әзерләүдә һәм үткәрүдә Русия президентының Ислам конференциясе илләрендәге вәкиле Камил Исхаков та катнаша. Күптән түгел Җиддә каласында яңа ачылган вәкилчелектә эшкә керешкән Камил Исхаковның Ислам конференциясенә кергән барлык илләрнең дипломатлары белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра башлвы да билгеле.

Стратегик күзаллау төркеменең 4 утырышы чәршәмбе көнне 29 октябрьдә тәмамланачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG