Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия консулы бәйрәм ясый


 Әхмәт Эргин кунаклар җыя.
Әхмәт Эргин кунаклар җыя.

Төркиянең җөмһүрият игълан итү көне бәйрәме уңаеннан бәйсезлеге көне уңаеннан Казандагы баш консул Әхмәт Эргин кунакларны кабул итә.

29 октябрь көнне 1923 елда Төркия җөмһүрият, ягъни репбулика дип игълан ителгән һәм аның беренче җитәкчесе итеп Мостафа Кәмал Ататөрек булган.

Илбасарлар һәм күршеләре һөҗүменә дучар булган элеккеге олы хәлифәт һәм Госманлы хәрәбәләрендә калган төрки-мөселман асыллы Төркия 1923 елда 24 июль көнне Лозанн солыхына кушыла. Төркия тулы бәйсезлеген ала. 6 октябрь көнне британ гаскәрләре Истанбулдан китә. Һәм 29 октябрьдә Төркия үзендә демократик ысул – республика формасындагы идарәне игълан итә.

Билгеле булганча, Русиядә быел Төркия мәдәнияте елы игълан ителде. Аның чаралары Казан, Мәскәү һәм Петербурда үтә.
Русиядәге Төркия мәдәният елы уңаеннан Татарстанда да чаралар булып тора. Әйтик әле Казанда популяр поп-төркемнәр, классик башкаручылар да чыгыш ясый. Шул исәптән әйтик Казандагы “Пирамида” ял итү үзәгендә Төркия мәдәният министрлыгының “Мәхтәр оркестры” хәрби музыка яңгыратты.

XS
SM
MD
LG