Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрне Исламдагы кеше хокуклары кызыксындыра


Көнчыгыш-Көбатыш: күптеллелек мохитендә мәдәниятләр диалогы дигән конференциядә Казандагы Иран баш консулы Риза Багъбан Кондори катнашачак.

31 октябрь көнне Казанда үтәчәк чара шулай ук Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетының көнчыгыш телләр факультетын тәкъдим итү чарасы буларак та оештырыла. Факультетның деканы Венера Хисамова әйтүенчә, 2005 елны эшли башлаган факультетта гарәп, инглиз, фарсы, кытай, япон, төрек телләре өйрәтелә. Студентлар беренче елларны күбрәк Татарстандагы укытучылардан белем алса, инде 3 курстан туганнан ук әлеге телдә сөйләшүчеләр белән аралашырга тиеш. Шул максаттан һәм университет килешү нигезендә студентлар
Иран, Кытай, Үрдүн, Мисыр, Төркия, Сүриягә баралар.

“4 студент - Кытайда, 15 студент 3 ай – Сүриядә булып кайтты, генерал консуллык ярдәме белән Төркиягә дә җибәрәбез”, ди Хисамова.

Һәм конференциягә Казандагы Иран консулының килүе дә шуның белән бәйле. Декан әйтүенчә, Казандагы Төркия консулы да әлеге чара белән кызыксынган, әмма әле төгәл катнашачагы билгеле түгел. Ә Русиядән Мәскәү дәүләт университетының Азия һәм Африка илләре институты гарәп филологиясе кафедрасы мөдире профессор Дмитрий Фролов та чыгыш ясаячак.

Чарада төрле телләрне, мисал өчен инлиз-татар, инглиз-гарәп телләре чагыштырма анализ, аларны укыту мәсьәләләре каралачак. Шулай ук Ислам тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү юнәлеше тикшереләчәк.

Венера Хисамова әйтүенчә, факультетның бер төркеме нәкъ ислам тарихы һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнә. Әлегә студентлар икенче елны гына белем алалар, әмма киләчәктә исламны төрле телләрдә аңлатып бирә алырлык белгечләр булырлар дип фаразлана.

“Студентлар инглиз һәм гарәп телен дә беләләр, әмма исламны проблема буларак белеп бетерми. Инде укып бетергәндә алар гарәп һәм инглиз телендә чыгыш ясый алачак”, ди Хисамова.

Фәнни чарада да исламда кеше хокуклары, исламда коллык, ислам ипотекасы мәсьәләләре тикшерәләк.
XS
SM
MD
LG