Accessibility links

Кайнар хәбәр

Машина сатам. Кем ала?


Машина алу башка бәла алу, ди халык мәкале. Моны күпләр белә. Әмма финанс кризис вакытында акча үзгәрүдән, банкларның януыннан куркып халык машина алырга ашыга.

Кем әйтмешли фатирга җитми, өйдә саклавы куркыта, һичьюгы машиналы булып каласын дигәндәй. Өстәвенә, машина сатучыларның бәяләрне төшерүләре дә кызыксындыруны арттыра. Билгеле алар моны көзге ташламалар, фәлән-тегән акцияләр белән бәйли. Чынлыкта исә, белгечләр бәяләрнең төшүе финанс кризис нәтиҗәсе ди.

Русиядә 2008 ел тәмамланганчы 3 миллионга якын яңа машина сатылырга планлаштырыла. Моның 75% чит ил машиналары тәшкил итә.

Соңгы вакытта машиналарның сатып алынуы күбесенчә халыкның кредит алуы белән бәйле иде. Әмма кризис башлану белән банкларның кредит бирү очраклары да кимеде. Шуңа күрә хәзер машинаны тулы бәясенә сатып алучыны, сатучылар алтынга тиңли һәм кулыннан очкындырырга теләми.

Машина сатылсын өчен, бүгенге көндә, төрле ширкәтләр үз ташламаларын тәкъдим итә. “ВМW”, “Audi” кебек кыйбатлы машиналар, кризис җиле исә башлагач та 150-200 меңгә бәяне төшерә. Халыкка якынрак булган машиналардан исә, “Citroen” машина маркасына карап 50дән 150 меңгә кадәр ташламалар тәкъдим итә. Өстәвенә кайбер ширкәтләр ташлама белән беррәттән, сатып алучыга кышкы көпчәкләр, яисә машинаны тулысынча иминиятләштерүне дә бүләк итәләр. Халыкта күп сорала торган “Mitsubishi” машиналары да “Lancer” маркасына 50 мең, “Pajero”га 120 мең ташлама.

Әмма машина алырга уйлаган кешеләргә, белгечләр яңа ел узуын көтергә тәкъдим итә. Чөнки узган ел сатылып бетмәгән яңа машиналарга бәя тагын 10% төшәчәк. Ни әйтсәң дә, машина чыгаручыларга яңа елда үзендә күпләп машина калдыру отышлы түгел.

Машина сатучылар исә, күпләп ташлама ясауның нәтиҗәсе инде күренә башлады, ди. Мәсәлән, “Mitsubishi” маркасы арзанлы машиналарын инде сатып бетергән. Һәм ташламалар дәвам итү сәбәпле бүген дә автосалоннарга халык күпләп килә икән. Әмма кризис килә, нәрсә булса шул булыр дип кенә кыйбатлы машина алу, дөрес түгел ди, белгечләр. Ник дигәндә, чөнки сатып алгач та машина күп чыгымнар таләп итә, бәясен тиз югалта. Шуңа күрә, торак бәяләре бераз төшәчәк дигән фаразлар булуга да карамастан, белгечләр барыбер акчаны торакта сакларга кулаерак, ди.

XS
SM
MD
LG