Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары бу атна ахырында Мәскәүдә очрашып, ике ил арасында 20 елга сузылган Таулы Карабах мәсьәләсен сөйләшәчәк.
Рәсми Кремль белдерүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев якшәмбе көнне Әрмәнстан президенты һәм Азәрбайҗан президентлары белән бергә сөйләшәчәк. Медведев 2 көнлек сәфәре вакытында, Ериванда 21 октябрьда ясаган белдерүендә, Саркисиян һәм Алиевнең Мәскәүдә Карабах мәсьәләсен сөйләшү өчен бергә җыелачагын игълан иткән иде. Русия башлыгы әлеге җыенга үзеннен дә катнашачагын белдерде.
Белгечләр, Кремльнең Әрмән һәм Азәри башлыкларын бергә Мәскәүдә очраштырып, энергиягә бай Хазар төбәгендә сәяси көчең арттырга планлаштыра дип фаразлый.