Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ОМОНында бер көн


Октябрь ахырында республиканың эчке эшләр министрлыгы “Журналист һөнәрен үзгәртә” дигән акция башлады. Шуның кысаларында “Азатлык” хәбәрчесе махсус милициядә булып кайтты.


Русиядә 121 ноктада махсус милиция органнары урнашкан, дип әйтте безгә ишек төбеннән үк каршы алучы Татарстан ОМОНы башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Шәмсетдинов. Җитәкчеләре милиция подполковнигы Евгений Стегунов. Аның белән дә без күрештек, журналистны каршы алуны, әзерлек дәресләрен күрсәтү, озатуны ул да контрольдә тотты.

Әлеге ОМОН Русия хөкүмәте карары һәм Эчке эшләр министрлыгы фәрманы белән 2005 елның 14 гыйнварында оеша. Чаллы шәһәрендә дә ОМОН булганны белдек. Әйткәнебезчә, Русия буенча 121 гә якын ноктада урнашканнар.

2005 елга кадәр дә махсус милиция була, ләкин ул ОМОН дип аталмый, башка исемдә йөри һәм бүгенге махсус милициянеке кебек мөмкинлекләре булмый. Хәзергеләре исә турыдан-туры Русия эчке эшләр министрлыгы кулы астында эшли, Татарстан Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров тә аларга материаль-техник яктан һәрдаим ярдәм итеп тора, зур игътибар күрсәтә. Түрәләр, министрлар махсус милициянең кирәклеген аңлап эш итәләр икән.

ОМОНны Казанда зур спорт чаралары, футбол-хоккей ярышлары булганда, митинг-пикетларда, зур сәяси чараларда, коралланган җинаятьчеләрне тотканда, җирле милиция башкарып бетерә алмаслык вакытта гына эшкә җигәләр.

Шулай итеп без, иртәнге сигез тулгач, Татарстан ОМОНының төп бинасыннан 15 кә якын хезмәткәр

“КАМАЗ” машинасына утырып Казанның Тынычлык бистәсендәге милиционерларның физик күнегүләр ясый торган мәйданчыгына юл тоттык. Барыбызда да бер үк төрле киемнәр, бер үк төрле “эш” кораллары, бер команда булдык. Максат - урамдагы бәрелешләрне тынычландырганда, җинаятьчеләрне кулга алганда куллана торган хәрәкәтләрне камилләштерү.

Машинада барганда без Татарстан ОМОНының башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Шәмсетдинов белән аралашып бардык. Әлеге бүлектә эшләүчеләрнең яше 20 белән 40 арасында ди. Бу аларның төп эшләре, хезмәт хаклары беренче чорда 12 мең тирәсе диделәр, аннан арта бара. Ләкин теләсә кем ОМОНга эләгә алмый икән. Бик зур сынаулар, физик, психологик күнегүләр үтәргә кирәк. Кем инде урнашкан, аларга

башка җирдә эшләргә ярамый. Төп эшкә комачауламаган очракта иҗат белән шөгыльләнә алалар. Үзләренең әйтемнәре дә бар: “ОМОНга ашкынма, урнашкан соң икән – горурлан!”

Без күргән махсус милиционерларның күбесе өйләнгән иде. Араларында татар белән рустан башлап төрле милләт вәкилләре эшли. Аз сүзлеләр, эшләренең җитдилеген аңлыйлар, өстән фәрман булуга шундук эшне яхшы итеп башкарырга тиешләр. Ә инде моның өчен алар һәрдаим күнегүләрен, хәрәкәтләрен, тәҗрибәләрен яңартып, шомартып торалар.

Тынычлык бистәсенә килеп җитүгә ОМОНлылар белән калкан белән эш итү алымнарын кабатладык. Төркем башлыгы һәм аның ярдәмчесе күрсәтә, башкалар кабатлый. Калкан белән урам бәрелешләрендәге актив кешеләрне этеп, бәреп, алардан сакланып була. Шуннан резин таяк белән болганып алдык. Аннан соң саклану киемнәре киеп

тынычсызланган халыкка психологик тәэсир ясадык. Монда ОМОНнар борынгы Рим гаскәрләренә охшап кала. Резин таяк белән калканга сугасын һәм каты авазлар чыгарып алга таба акрын гына хәрәкәт итәсең. Бу психологик тәэсир, кирәк булса физик тәсир дә башлана. Анысы бик сирәк очракта диләр. Алар күбрәк бәрелешләрне туктату эшен башкара. Моның өчен бәрелештәге актив кешеләрне берәм-берәм үз якларына күчереп тынычландыра бара. Әлеге эшне дә алар бергәләшеп эшли, хәрәкәтләрне төгәл башкарырга тырыша.

Читтән карап торганда кызык, ләкин үзебез катнашып карагач ОМОН хезмәтенең сәламәтлек өчен куркыныч булуны, махсус киемнәр - “эш кораллар”ы белән хәрәкәтләнер өчен зур физик әзерлек кирәклеген аңладык.

Биш катлы йорт өстеннән бау буенча аска төшеп карадык, монсын инде барлык кеше дә эшли алмаска да мөмкин. Ә алар берүк вакытта төшә дә, пистолетын да чыгара, тәрәз аша җинаятьчене дә кулга ала. Араларында шартлаткычлар белән эш итүчеләр дә бар, алары бикле ишекләрне ача, шартлаткычларны зыянсыз итә.

Татарстан ОМОНындагы узган бер көн мавыктыргыч үтте, ләкин бу әзерлек эшләре генә иде. Чынлыкта була вакыйгалар була калса, сафтан без тиз очып яки имгәнеп чыгар идек. Ә алар исә күнеккән инде, барлык кораллары да чып-чын, пистолеттан атканда да алар төз атырга тырыша. Без дә атып карадык, тиешле урынга тидерә генә алмадык. Беренчедән кулга чын корал тоту, шартлап атуы куркытты, икенчедән моңа да зур тәҗрибә, әзерлек кирәк иде. Яшь хезмәткәрләр 4 патронның 2 -3сен тидерә, ә озак еллар эшләүчеләр барсында тидерә, каршылык күрсәтүчене шундук эштән чыгара ала.

ОМОНнан, махсус милициядән халыкта курку хисе бар һәм ул урынлы да икән дигән нәтиҗәгә килдек. Безгә алар барлык серләрне ачмасалар да, әзерлек дәрәҗәләренең яхшы булуын, шау-шулы урам җыеннарын тарата алуларына ышанып була. Ләкин анда эшләүчеләр, шундый ук гади кешеләр, гаиләләре, балалары бар.

“Сез журналист булсагыз, без ОМОН, бу төп эшебез, ашатучы ипиебез икәнне онытмагыз!” ди махсус милициядә эшләүчеләр.


XS
SM
MD
LG