Accessibility links

Зәңгәр погонлы киллерлар


Эчке эшләр министрлыгы янә шаккатыргыч җинаять эшен ачыклау турында хәбәр итте. Казанда 2 милиционер һәм аларны киллер итеп яллаган хөкемдар жавапка тартылды.

Эш шуннан гыйбарәт була. Заманында ике эшкуар арасында бизнесны бүлешә алмыйча низаг туа. Эшмәкәрләрнең берсе федераль хөкемдар була. Бизнестагы көндәшен юк итү максатыннан, ул бу эшкә киллер буларак ике милиция хезмәткәрен яллый.

Гаҗәп, әмма эшмәкәрне милиция бүлегендә үк үтерәләр. Башта аның авызын томалыйлар, аннары башына пакет киертеп, машинаның арткы ягына салалар. Ике сәгать анда ятканнан соң, ул үлә. Эшкуарны бу рәвешле үтерергә әллә куркытырга гына теләгәннәрме, монысы әле тикшерүчеләргә билгеле түгел. Әмма милиция хезмәткәрләренә инде җинаять эше кузгалтылган. Хөкемдарга килгәндә, аңа карата шулай ук җинаять эше кузгалтылачак, ди эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров.

Аның сүзләренчә, бу вакыйгада әлеге хезмәткәрләрне эшкә алучылар да гаепле. Шуңа күрә Совет районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе шулай ук дисциплинар җаваплылыкка тартылачак. Моннан тыш министр һәрбер район эчке эшләр идарәсе башлыкларын җыеп, кадрларны эшкә алган вакытта игътибарлы булырга кушты. Аның фикеренчә, мондый җинаятьчеләрне эчке эшләр идарәсенә кертергә ярамый.

Сәфәров сүзләренчә, милициягә эшкә алганда кешене һичшиксез детектор аша тикшерергә кирәк. “Әлбәттә бәлки аның күрсәткечләре 100% дөрес тә булмас, әмма күп очракта ул дөресен күрсәтә”, ди ул. Шуны әйтергә кирәк, күптән түгел әлеге детектор аша, үзләренә карата шик уяткан ЮХИДИ хезмәткәрләрен тикшергәннәр. Нәтиҗәдә тикшерү узганнарның 90% ришвәт алуы билгеле булган. 13 хезмәткәр милиция эшеннән чыгарылган.

Әмма элекке кануннар буенча детектор күрсәткечләренә генә нигезләнеп, кешене эштән куырга мөмкин түгел. Шуңа күрә хәзер эчке эшләр идарәсенә эшкә алу тәртибенә дә кайбер үзгәрешләр кертелә. Беренчесе, шул детектор белән бәйле. Хәзер эчке эшләр идарәсенә хезмәт итергә теләүчеләр эшкә алынганчы ныклы тикшерү узырга тиеш булалар.

Моннан тыш, Әсгать Сәфәров белдергәнчә, хәзер милиция хезмәткәрләренең хокук бозу очраклары да ныклап тикшерелә. Быел мондый 829 очрак төркәлгән. Бу кешеләрнең күбесе эшеннән куылды, ди министр.

XS
SM
MD
LG