Accessibility links

Казакъстанда ШХО илләре хөкүмәт башлыклары очрашуы узды


Астана - Казакъстанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре башлыклары очрашуы узды. Әлеге очрашуының көн тәртибендә глобаль финанс кризисы һәм ШХО әгъзаларының иктисадый хезмәттәшлеге торды. Утырышта, ШХОга керүче илләрнең таможня башлыклары, энегия чыганакларының күчеше хакында мәгълүматләр белән уртаклашу хакында килештеләр. Шулай ук, киләсе елга Шанхай хезмәттәшлек оешмасының бюджеты да расланды.

Әлеге оешмага Русия, Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керә.
XS
SM
MD
LG