Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган гыйсьянчылар интиxар һөҗүме белән каршылык күрсәтә


Пәшабәр - Бүген Пакыстанның төньяк көнчыгышында бер интихарчы, полиция хезмәткәрләренә якын җирдә үзендәге бомбаны шартлатты. Нәтиҗәдә 8 кешенең үлүе һәм 25 кешенең яралануы хәбәр ителә. Полиция үгән кешеләр арасында 3 полиция хезмәткәре булуын белдерде.

Әфган чик буена якын җирләрдә, Пакыстан хәрбиләре белән гыйсьянчы төркемнәр арасында бәрелешләр булуы хәбәр ителә.

Пакыстан көчләре, узган елдан бирле Әфганстан чигенә якын кабилә җирләрендә гыйсьянчы сугышчыларга каршы булган чараларың арттырды. Гыйсьянчы сугышчылар әлеге чараларга гадәттә бүгенге кебек ук интихар һөҗүмнәр белән каршылык бирә.


XS
SM
MD
LG