Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә яңа президент


Магас - Ингушетия президенты итеп Юнысбәк Евкуров билгеләнде. Аның өчен парламенттагы күпчелек депутат тавыш бирде. Евкуров нәмзәте Русия президенты Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

Аңа хәтле Евкуров Идел-Урал хәрби бүлгесе җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Ингушетиянең элекке президенты Морат Зязиковның эштән җибәрелүе пәнҗешәмбе хәбәр ителде. Зязиковның китүен ингуш оппозициясе теләде, алар аны теләгәнен эшләүдә һәм кеше хокуклары һәм иреген кысуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG