Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Юныс дини дәресләрен торгызды


Рамил хәзрәт Юныс.
Рамил хәзрәт Юныс.

Татарстан мөфтие урынбасары Рамил хәзрәт Юныс лекцияләрен торгызды.

Бакча, ялдан кайткан халык белән Казан мәчетләрендә кабат эшли башладылар. Башлангыч мәдәрәсәләрдә актив укулар башланды. Дәгъвәт эше кабат активлаша.

Җәй айларында укуларын туктатып торган Рамил хәзрәт Казандагы Кол Шәриф имам-хатыйбы. Шулай ук ул билгеле вәгазьче, тансык аудио-җыентыклар, китап авторы. Аны аеруча халык яратып тыңлый торган язмалары арасында "Җеннәрдән саклану һәм дәвалану" дигәне дә бар. Шулай ук “Кыямәткә сәяхәт” дип аталган өч өлешле китабы да бар. Гомумән ул казанлы һәм татар мөселманнары арасында билгеле шәхес.

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Юныс Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкаручы итеп быел яз көне билгеләнде. Аны киләчәктә мөфти урынына лаеклы дип санаучылар яки дәгъвә итә дип уйлаучылар да шактый. Казан мэры Ильсур Метшинның “кешесе”, дип уйлаучылар да бар.

XS
SM
MD
LG