Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар зур чарага әзерләнә


2 ноябрь көнне Түбән Новгород мөселманнары диния нәзарәтенең яңа рәисен сайлау була. Аннан соң зур мөселман чарасы узачак.

Алар алдыннан, Түбән Новгород мөселманнары диния нәзарәте рәисе Үмәр Идирсов һәм идәрә җитәкчесе Дамир Мөхетдинов Русия вәкиллеге белән Җиддәдә узган “Русия – Ислам дөньясы” алдан күзаллау төркеме утырышында катнашты. Аннан кайтып кына төшкән Мөхетдинов җыенда Русия мөселманнарына матди ярдәм турында сүз булды - Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләре Русиядәге Ислам проектларына, уртак эшләргә акчалар бүләчәк, диде.

Моннан тыш, БМО каршында дин шурасын төзү мәсьәләсе дә каралган. Әлеге тәкъдим белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казакъстанда чыккан иде. 17 октябрьдә “Уртак дөнья: төрлелек аша үсешкә” дигән халыкара конференциядә Лавров: “Русия БМО каршында киңәшләшү оешмасы – диннәр шурасын” төзүне тәкъдим итә”, диде.

Һәм Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Русия тышкы эшләр министрының тәкъдиме хәзер Җиддәдәге җыенның резолюциясенә кертелгән.

“Русия мөселманнары башка илләр белән элемтәләрен арттыра”, ди ул. Мисал өчен 3-4 ноябрь көнне узачак IV Бөтенрусия мөселман форумына да Азербәйҗан, Казакъстан, Узбәкстан, Кыргызстан һәм Либаннан вәкилләр киләчәк. Барлыгы 150-200ләп кунак көтелә.

Түбән Новгородның Әбү-Хәнифә, Мәскәүдәге Шиһабетдин Мәрҗәни, Ташкенттагы Бабахановлар исемендәге фондлар оештырган бу чарада мөфти урынбасарлары катнашачак.

“Мөселманнар Евразия бердәмлеге” өчен дигән җыенда дәүләт белән дин хезмәттәшлеге мәсьәләсе дә каралачак. Шуңа анда Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота, Түбән Новгород губернаторы Виталий Шанцевның да килүе көтелә.

“Татар мөселманнары Евразия җирендә зур роль уйнады. Алар соңгы ике гасырда Узбәкстан, Казакъстанда күп мәдрәсәләр салды, татар телен таратты. Җыенда да Евразия, төрки халыкларның бердәмлеге, яңа элемтәләр, проектлар булдыру каралачак”, диде Дамир Мөхетдинов.

Әмма бу җыенга хәтле – Түбән Новгородта тагын бер мөһим чара – мөселманнар диния нәзарәтенең 4 нче корылтае оештырылачак.

“Анда яңа рәис һәм голәмә шурасын сайлау булачак”, диде Мөхетдинов.

Рәис булырга бары бер кеше - Гаяз Закиров дәгъва кыла. Ул хәзерге рәис Үмәр Идрисовның беренче урынбасары, Дзержински шәһәре имамы һәм татар милли-мәдәни мохтәрият рәисе.

Идрисов алдан ук сайлауларда катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG