Мәскәүдә “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” оешмасы вәкилләре мигрантлар эшеннән бер елга баш тарту таләбе белән урам җыенын үткәрде. Федераль миграция хезмәте бинасы янында 30лап кеше җыелды, ди “Азатлык” хәбәрчесе
"Канунсыз иммиграциягә каршы" хәрәкәт башлыкларының берсе Владимир Тор да “Яшь гвардия”нең гамәлләрен яклавын белдерде.
Оештыручылар сүзләренчә, бүгенге митинг, зур күләмле чараның беренче өлеше генә булган. Шушы зур чараның төп шигаре “Безнең акча - безнең кешеләргә!” дигән җомләдән гыйбарәт булыр, дип хәбәр ителә.