Accessibility links

Украинада Русиянең 4 телеканалы тыелды


Бүгеннән башлап Украинада кабель телевидение челтәрләрендә Русиянең 4 телеканалын тапшыру туктатылды. Хакимият вәкилләре, бу каналлар Украинаның әхлак, реклама һәм авторлык хокуклары турындагы кануннарына каршы килә, дип белдерә.

“Азатлык” радиосы хәбәрчесе әйткәнчә, Укринаның телевидение һәм радио тапшырулар Дәүләт шурасының "кара" исемлегенә “Беренче канал. Бөтендөнья челтәре”, “Рен-ТВ”, РТР-Планета”, “ТВЦ-халыкара” каналлары кергән.

Рәсми Киев Украинадагы вакыйгаларны бер яклы яктыртканы өчен Русиягә даими тәнкыйть белдереп килде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү Русия каналларының Украинада тапшырулар алып бару хокукын кайтаруны таләп итәчәк, дип белдерде.

Бу мәсьәләне хәл итеп була, аның сәяси нигезе юк, дип саный Лавров.
XS
SM
MD
LG