"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлегенең чираттагы утырышы үтте. "Бөтен Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге фирканең нигезләмәсенә төзәтмәләр тәкъдим иткән. Аерым алганда, фиркага кабул иткәндә сөйләшү үткәрергә һәм фирка әгъзасе буларак тиешле кертемнәрне ясамаган өчен генә фиркадан кумаска дигән төзәтмәләр фирканең төбәк җыенында хуплау тапты, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.
Шулай ук бу җыенда "Бердәм Русия" фиркасенең 10нче "Бөтен Русия" корылтаена дегелегатларны сайлау булды. Гади фирка әгъзаләреннән тыш, Татарстан вәкилчелегенә "Бердәм Русия"нең Югары шурасы рәистәше, президент Минтимер Шәймиев, фирканең Татарстан бүлеге башлыгы, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка югары дәрәҗәле җитәкчеләр дә керәчәк.
"Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Фәрит Мөхәммәтәшин әйткәнчә, үткән корылтайда куелган максатны үтәү йөзеннән, фиркадә чистартулар үткәрелгән, 10 меңләп кеше исемлектән чыгаралган булган.
Әмма моннан соң да, Татарстан бүлекчәсе Русиядә төбәк бүлекчәләре арасында иң зуры булып санала. Анда 125 мең кеше керә.