Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак башкаласындагы шартлауда - 6 үле, 20 яралы


Бәгъдат - Бүген Гыйрак башкаласы үзәгендә бомба шартлады. Нәтиҗәдә 6 кеше үлде, 20 кеше яраланды. Шәһәр үзәгендә полиция бинасына якын халык күпләп йөри торган мәйданда шартлаган бомба тирә яктагы биналарга да зур зыян биргән. Яраланганнарның унысы полиция хезмәткәре булган. Бүген булган бүтән бер шартлауда Гыйрак нефть министрлыгы урынбасары яраланды. Тән сакчысының хәле исә авыр булуы хәбәр ителә. Соңгы айларда Гыйракта көч куллану очраклары кимеде дип белдерелсә дә, әле һөҗүмнәр тыңмый. Ләкин һөҗүмнәр элекке елларга караганда инде күпкә кимеде, дип ышандыра рәсмиләр.


XS
SM
MD
LG