Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин” алтын түбәтәй киде


Узган төндә Казан чын мәгънәсендә гөрләп торды. “Рубин” “Сатурн” футбол такымын 2:1 хисабы белән җиңеп, Татарстанда спорт сөючеләрне бәхетле итте.

Башкалада “Рубин” уенчыларын каршы алу уңаеннан “Казан” һава аланында зур тамаша үткәрелде. Бирегә 2000гә якын кеше җыелган иде. “Рубин” җанатарлары арасында иң абруйлылары республика президенты Миңтимер Шәймиев, шәһәр хакимияте башлыгы Илсур Метшин һәм башка җитәкчеләр бар иде.

Як-42 очкычыннан чыккан “Рубин” уенчыларын җанатарлар кызыл келәм җәеп, Русия һәм Татарстан, такым аләмнәре белән каршы алдылар. Һәрбер уенчының башында алтын түбәтәй. Аларны рубинлылар Раменскида уен тәмамлангач та киеп куйганнар.

Очкычтан беренчеләрдән булып төшкән “Рубин” такымы президенты Александр Гусев, баш тренер Корбан Бердыев, такым капитаны Сергей Семак һәм җиңү алып килгән тупны керткән Саво Милошевичны Татарстан президенты “Рубин” тырышлыгы белән Татарстан үз тарихында беренче тапкыр Русия футбол чемпионатында җиңүче булды”, дип каршы алды . Моңа өстәп Миңтимер Шәймиев: “Иң зур рәхмәтләремне такым баш тренеры Корбан Бердыевка җиткерәсем килә. Аның 8 ел эшләү дәверендә Рубин дивизион беренчелеген алды, Русия чемпионатының бакыр һәм алтын бүләген яулады. Барлык җанатарлар исеменнән дә, “Рубин” футболчыларын чын күңелемнән котлыйм”, диде.

Җанатарлар каршында чыгыш ясаганда, баш тренер Корбан Бердыев исә, иң зур рәхмәтләрен аларга белдерде. Җанатарларның авыр вакытларда да уенчылар белән бергә булуын искә алды.

Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, “Казан” һава аланында җыр, бию дәвам итте. Шампан шәрәбе дә җитәрлек агылды. Бу көннәрдә Татарстанда спорт җене кергән җанатарларның күңелен төшерә алырлык бер генә дә хәбәр булмады. “Рубин” бәйрәмен билгеләп йөргәндә, “Ак барс” хоккей такымы исә үзенчә бәйрәм итте. Чөнки бу көнне хоккейчылар да, Түбән Каманың “Нефтехимик” такымын 6:2 хисап белән җиңеп, җанатарларны бәхетле итте.

Аның алдагысы уенда исә, “Ак барс” уенчылары һәм җанатарларының кәефе исә бик күтәренке булмады. Чөнки “Динамо” белән уйнаганда бер төркем җанатар мәйданда төтен чгарып уен туктатылды. Хәзер исә ике такым җитәкчеләре дә уенны кабаттан уйнарга дигән карарга килгәннәр. Төтен чыгаручылар исә алар фикеренчә, чын җанатарлар түгел, ә ике такымны да хөрмәт итми торган тәртип бозучы яшьләр. Иртәме соңмы алар барыбер тотылачак, ди хоккей уенчылары. Яхшы уен карыйбыз дип килгән җанатарлар алдында исә, хоккей такымы җитәкчеләре гафу үтенә һәм шул ук билетлары белән аларны кабаттан уздырылачак уенга чакыра.

XS
SM
MD
LG