Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия белән Беларус хезмәттәшлекне арттыра


Минск - Либия президенты Мугаммар Каддафи Беларус башкаласында Беларус президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Очрашу башында чыгыш ясаган Лукешенко, Либия Беларуска һәрвакыт дус һәм һәм хезмәттәш ил булды, дип әйтте.

Лукешанко, халыкара җәмәгатьчелек алдында Беларусны дәвамлы яклаган өчен Либиягә рәхмәтле булуын белдерде. Беларус башлыгыннан соң чыгыш ясаган Либия башлыгы Каддафи, Беларус сәфәренең максатының ике ил арасындагы хезмәттәшлекне арттыру булуын белдерде. Сөйләшүләрдән сон, ике ил арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлеккә кул куелды.

Каддафи якшәмбе көнне Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән, Төньяк Африка иле Либиядә атом тикшеренүләре реакторларын төзү һәм ягулык белән тәэмен итү өлкәсендә килешүгә кул куелуы хәбәр ителә. Каддафи иртәгә рәсми сәфәрен дәвам иттереп Украинага барачак.


XS
SM
MD
LG