Самарда хокук яклаучылар Красноярскидагы элекке “Башка Русия” оппозиция вәкиле Рим Шайгалимовны азат итүдә ярдәм сорап, Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать әзерләгән.
Шайгалимов күп кенә каршылык чараларында катнашкан һәм үзен канун чыгару җыенына депутат итеп тәкъдим итүе белән танылган шәхес.
31 октябрь көнне Красноярскийның Совет районы мәхкәмәсе Шайгалимовны 5,5 елга каты режимлы төрмәгә утырту карарын чыгарды. Аны милиция җитәкчесенә тән җәрәхәтләре ясауда һәм сак астындагы кешеләрне озатып баручыга һөҗүмдә гаепләделәр.
Хокук яклаучы Александр Лошманкин Шайгалимовны сәяси тоткын дип атады.
“Сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек өчен репрессия ясау бу инде кеше хокукларына каршы җинаять. Шайгалимовка инде 51 яшь һәм ул каты режимлы төрмәдә 5 елны уздыра алмыячак. Аңа үлем куркынычы яный”, ди Лошманкин.