Русия Таулы Карабах низагын чишү килешүен имзалауны тәкъдим иткәч – шунда ук Мәскәүнең төбәктәге мәнфәгатьләре турында сүз чыкты. Мәскәүнең Кавказда үз йогынтысын саклап калырга теләве аңлашыла, ди белгечләр. Грузиядә Русиянең тәэсире беткән мәлдә, Мәскәү төбәктәге ике илне - Әрмәнстан һәм Азәрбайҗанны үз канаты астыннан чыгармаска тырыша. Шуңа да Мәскәү бу юлы үз өстенә низагтагы ике тарафны дуслаштыру ролен алды.
Карабах низагын чишү килешүенең өлгесе күптән бар иде. Мадрид килешүе дип аталган бу документны Минск төркеме әгъзаләре Франция, АКШ һәм Русия - Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан тышкы эшләр министрларына 2007 елның ноябрендә Мадридта тәкъдим итте. Аның нигезендә азәри җирләреннән әрмән гаскәрләрен чыгару, төбәкккә халыкара тынычлык саклау көчләрен китертү, төзекләндерү, качакларның кире кайтуына шартлар тудыру һәм ахыргы чиктә Таулы Карабахның статусын халык референдумы юлы белән билгеләү кебек маддәләр ята.
Төбәкнең киләчәк статусы - иң авыр мәсьәлә
Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев 24 октябрь көнне вазифага керешкәндә ясаган чыгышында, " Азәрбайҗан бер кайчан да үз җирен бирмиячәк һәм Карабах бәйсез булмаячак. 5 ел, 10 яки 20 ел үтсен, Азәрбайҗан аның бәйсезлеген бер кайчан да танымаячак", дигән иде.
Әрмәнстан президенты Серж Саркисян исә, Карабахта булып кайтканнан соң, Бакы Таулы Карабах халкының хокукын танымый торып, низагны чишеп булмаячак, дип белдерде. Саркисян шулай ук Мински төркеме тырышлыгына өметләнүен әйтте.
Мәскәүдәге очрашуда Франция һәм АКШ вәкилләре булды, әмма алар килешүгә кул куймады. Еревандагы сәясәт белгече Ричард Гирагосян, Русия төбәктә АКШ белән хезмәттәшлек итергә тели, дип саный. "АКШ һәм Русиянең хезмәттәшлек өлкәләре бар. Алар икесе дә Таулы Карабахтагы вәзгыятьнең тыныч булуын, бигрәк тә Азәрбайҗанны анда хәрби чаралардан тыелуын тели", диде Гирагосян.
Шулай итеп, якшәмбе көнне Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары килешүенә Мәскәү генә кул куйды, тарафлар исә бу эшкә Минск төркеменең калган әгъзаләренең дә катнашуын көтә. Таулы Карабах мәсьәләсендә белгечләр әлегә зур алга китеш көтмәскә куша.