Русия Грузия җиреннән үз хәрбиләрен чыгарып бетермичә, Литва һәм Польша президентлары Европа берлеге белән Русия арасында хезмәттәшлек турындагы сөйләшүләрне башламаска чакырды.
Вильнюста имзаланган Литва һәм Польша президентлары уртак белдерүендә, грузин җирләрен басып алу дәвам иткәндә сөйләшүләрне башлау ашыгыч булачак, диелә.
Алар әйтүенчә, хәрбиләр 7 августка кадәр булган җиргә чыгарылырга тиеш. Русия гәскәрләрен тикшерү өчен Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы белән Европа берлеге күзәтүчеләре Көньяк Осетия һәм Абхазияга кертелергә тиеш дип әйтелә.