Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгълүмат чаралары Обаманы җиңүче дип игълан итте


Вашингтон – Дөньяның алдынгы мәгълүмат чаралары, ахыр нәтиҗәләрне көтеп тормыйча, демократлар намзәте Барак Обаманы Американың киләсе президенты дип игълан итте.

CNN һәм башка чаралар экзит-полл нәтиҗәләренә таянып, Обаманың Оһайо һәм Пенсильваниа кебек хәлиткеч, бәхәсле штатларда җиңүе турында хәбәр итте. Төньяк һәм Төньяк-көнбатыш штатларының күбесе аның өчен тавыш биргән.

Аның республикан көндәше Джон Маккейн Җорҗия, Кентакки, Теннеси, Оклаһома штатларында алда бара.

Казан вакыты белән иртәнге 7дә көнбатыштагы штатлар, шул исәптән иң күп тавыш биргән Калифорниядә тавыш бирү урыннары ябылды.

Бу штатларны да исәпкә алганнан соң, Обама казаначак тавышлар саны 300-дән артып китте, Маккейнныкы – 140-тан артык.

Президент булып сайлану өчен 270 ара сайлаучының тавышы кирәк. Маккейн Обаманы җиңү белән котлады.

Демократлар шулай ук Конгрессның ике пулатында да күпчелекне алыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG