Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев федераль җыенга юллама белән чыкты


Русия президенты Дмитрий Медведев вазыйфага кергәннән соң беренче тапкыр федераль җыенга юлламасын җиткерде.

Анда депутатлар, хөкүмәт вәкилләре, төбәк башлыклары, руханилар җыелган иде.

Сәгать ярымга сузылган чыгышын ул 2008 елгы төп вакыйгаларга бәя бирүдән башлады. Бу - Кавказдагы Грузия низагы һәм финанс кризис, дип атады. Медведев монда ачыктын-ачык Кушма Штатларны тәнкыйтьләде. “Вашингтонның беряклы сәясәте нәтиҗәсендә Көньяк Осетия низагы һәм финанс кризис килеп чыкты”, диде. Һәм киләчәктә Русия АКШның ракета калканын урнаштыру гамәленә каршы үз чараларын күрәчәк, дип янады. Ул шул максаттан күреләчәк чараларны атап узды.

Медведев Русия эчендәге төп проблемаларга да тукталды. Аерым алганда, корруция белән көрәш, демократик кыйммәтләргә игътибар, социаль гарантияләр булдыру, хокук, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсенә басым ясады. Ул беренче чиратта декабрьдә 15 еллыгын билгеләп узачак Русия конституциясенә таянырга чакырды. Медведев конституциягә кайбер төзәтмәләр кертелергә тиешлеген дә әйтте. Ул Русия президенты вәкаләтләрен - 6, ә Дәүләт Думасыныкын - 5 елга озынайтырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG