Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда 2 миллион качак эшче


Тәһран- Иран мәгълүмат чараларында дөнья күргән хәбәргә караганда, илдә эшләр өчен виза алу зарурлыгы кертелүенә карамастан, Иранга күп санда качак эшченең керүе белдерелә.

Качак эшчеләрнең күпчелеген исә, сыену сорап мөрәҗәгать иткән әфганлылар тәшкил итә. Полиция тарафыннан соңгы айларда алып барылган тикшеренүләрдә, 14743 качак эшченең кулга алынуы һәм шуларның 12000 илдән чыгарылуы хәбәр ителә.

Советләр Берлеге Әфганстанны басып алган, Талибан хакимияте вакытында әфганларның күп өлеше Иранга качып сыенган иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG