Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азия биржасында Обама сөенече


Һонг Конг - Барак Обама АКШ президенты итеп сайлануыннан соң, Азия биржаларында җитди дәрәҗәдә арту күзәтелде.

Япониянең Никкей индексы бүген көнне 4.4 % артыш белән тәмамлады. Шул ук вакытта Һонг Конгның Һанг Сенг индексы 3.2 % артканда, Сингапур индексы 2.6 %ка үсте.

Күзәтүчеләр бу хәлне артыш дип бәяләгәндә, биржа белгечләре сүзләренә караганда, бу Вашингтондагы сәяси билгесезлекнең бетеүнә бәйле.

АКШта кичә DJ индексы да 3.3 % арткан иде. Бүген исә әлеге индекс түбән тәгәрәде.

Кайсыбер белгечләр, демократ хакимиятнең АКШ икътисадын җанландыруны арттырачагын фаразлый.

Шулай да Обаманың җинүе барлык биржаларда охшаш тәэсир ясамады. Һиндистан индексы Сенсекс индексы 5 % төште, бу төшеш шулай ук Европа биржасында да күзәтелә.
XS
SM
MD
LG