6 ноябрь Кениядә милли бәйрәм көне дип игълан ителде. Барак Обаманың кара тәнле әтисе Кениядән, ак тәнле әнисе АКШтан. Үзе Обама Һаваида туган, Индонезиядә үскән. Аның әтисе туып үскән кечкенә генә Когело авылында туганнары төне буе йокламаган, Обаманың җиңүен бәйрәм иткән. "Без бәхетле, без әтиебез өендә туганыбызның җиңүен бәйрәм итәбез. Бу бик яхшы хәбәр, без бик шат", ди Обаманың туганы Садыйк. Кения башкаласында "Обама" дигән музыкаль тамаша сәхнәгә куелды.
Япониядә Обама дигән ике шәһәр бар икән, аның җиңүе монда да бәйрәм ителде. Япониянең төньягындагы Обама шәһәрендә балалар Һаваиның Һува дигән милли биюен башкарды. "Без Ак Йортка барып бу биюне Обаманың президент вазифасына керешү тантанасында башкарырга телибез", диде төркемнең җитәкчесе Тацуя Сано.
Индонезиянең Җакарта шәһәрендә Обама укыган мәктәптә балалар сайлау барышын телевизордан күзәтеп, җиңүе турында белгәч урамга чыгып яңгыр астында биегән, дип сөйләде хәбәр агентлыклары.
Дөнья җитәкчеләре урамга чыгып биемәсәләр дә, Барак Обама җиңүенең тарихи булуын, аның яңалык китерәчәген белдерде.
"Европада без президент Обама белән финанс кризисны чишү, яңа үсеш һәм мөмкинлекләр булдыру, климат үзгәрүенә каршы кебек эшләрдә хезмәттәшлеккә өмет итәбез", диде Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануель Баррозо.
Обаманың җиңүен Якын Көнчыгыш илләре дә яңа мөмкинлек буларак күрә. Иран парламенты вәкиле Хәмид Реза Һаҗи, Иран үзгәрешләр көтә, Обаманың җиңүе "яңа сынау" дип белдерде.
Австралия премьер-министры Кевин Радд Обама кара тәнле американнар юлбашчысы Мартин Лютер Кингның хыялын тормышка ашырды, "сенатор Обаманың тарихи җиңүе халыкка илһам бирде. Обаманың җиңүе Америка киләчәге өчен генә түгел, бөтен дөньяга өмет бирде," диде.