Разыя апа Гыймранова 15 ел инде пенсиядә. Төзелештә эшләгән ул. Бүгенге көндә 7 мең сум пенсия ала. Башкалар белән чагыштырганда күбрәк. Миңа инвалид булгач, ягъни физик мөмкинлекләр чикләнгән өчен дә түлиләр бит, ди. Медведев юлламасын ул утырып карамаса да, телевизорын кычкыртып куйган да, пенсия дигән сүз ишетелүгә бөтен игътибарын шуңа юнәлткән.
“Без өлкәннәрне дә онытмаска тиеш. Пенсия яшендәгеләр яхшы яшәргә тиеш. Шуңа күрә пенсия тармагы алга таба пенсия белән тэмин итүнең элекке абстракт уртача күрсәткечләренә таяна алмый”,- диде Медведев.
“Мин әле пенсияне авызымны ачып көтеп утырдым. Бик әле арттырам димәде”,- ди бераз кәефе кырылган Разыя апа. Өлкәннәр өчен пенсия тармагын тулысы белән үзгәртү алай ук аңлашылып та бетми торгандыр, аларга тиз арада төгәл сан кирәк.
Пенсия иминиятен Европа дәрәҗәсенә җиткерү карарына да Разыя апа ышана алмый. “И ходаем, юк булмас. Алар күп алалар бит. Безнеке нәрсә инде ул. Ул менә элек эшләгән кешеләрнекен күтәрергә диде. Ә без колхозлардан килгән халык… Чурт белгән инде”.
Билгеле булганча, Русиядә биек мөнбәрләрдән пенсияне һаман арттырып тору турында күп сөйләнә. Әмма аңа карап гади халыкның тормыш хәле әллә ни яхшырганы юк әле, ди очын очка ялгаучылар.
“Бюрократия нәрсәне булса да башкача эшләмәсен дип даими рәвештә бизнесны өркетеп тора, мәгълүмат чараларын башкача әйтмәсеннәр дип үз контролендә тота, башканы сайламасыннар өчен сайлауларга тыкшына, берәүләрне кайбер нәрсә өчен хөкем итмәсеннәр дип мәхкәмәләргә басым ясый”,- дип Медведев инде һәрбер аек фикер йөрткән русияле белгәнне мөнбәрдән җиткерде.
Кәүсәрия Мотросованың коммуналь хуҗалык тармагында үзенең “Бриор” дип аталган шәхси ширкәте бар. Казанның Вахитов районындагы беркадәр торак йортлар аның карамагында. Русия президенты чыгышын башыннан ахырына кадәр тыңлап утырган ул. Яздырып та алган. Кич эшләр беткәч, иркенләп тагын бер кат тыңлап чыгам әле, диде. Мотросованы бигрәк тә бүгенге көндә Русиядә тамыр җәйгән ришвәтчелек һәм бюрократия проблемасы кызыксындырган.
“Безнең эшләргә комачаулык итүче бюрократ чиновниклар бар. Безнең торк коммуналь хуҗалыкта реформа дибез. Төзекләндерү өчен кергән программаларны башкарып чыкканда кайбер кечкенә вак чиновниклар үзләрендә булган власть белән нәрсә эшләргә белмичә интеккәннәргә бүгенге көндә менә президент юлламасыннан соң шәһәр күләмендә дә үзгәрешләр булыр дип өмет баглап калам”.
Ә менә үзенең милли һәм сәяси мәкаләләре белән татар дөньясына яхшы таныш журналист-сәясәтче Фоат Уразаев исә, Медведевнең сүзе белән гамәле аерыла шул, ди.
“Президент илдәге төп дошманны бюрократия һәм ришвәтчелек дип бәяләде. Бу дошманнар бит илдәге сәяси система китереп чыгарган нәтиҗәләр генә. Бюрократияне дә сәяси система китереп чыграды. Ансы аның элекке Советлар берлегендә булганнан да артыграк. Ришвәтчелек тә әлеге системаның нигезен тәшкил итә. Шуңа күрә монда да сүздә ул һәммәсе дә дөрес, ә гамәлгә килгәндә инде башкачарак”.
Уразаев юлламада миллләтләрнең үсешен чагылдырган җитди сүз булмауны җитешсезлек дип саный. “Юлламада Русиядә яшәүче милләтләргә кагылышлы кискен борылыш юк дияргә була. Әйтик, федераль дәүләткүләм программалар бар бит. Русиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен үстерүгә багышланган ни өчендер бернинди дә федераль программа юк. Һәм булмастыр да кебек.
Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов исә, президент юлламасыннан соң, федерализмга юл ачылачак, ә калганын Татарстанның үзендә эшләргә туры киләчәк дигән карашта.
“Мәдәният, милли мәдәният үсәргә тиеш дип бер сүз белән генә әйтте. Конкрет булмады. Ләкин федератив төзелешне өештыруны саклап калабыз һәм ныгытабыз дигәч, безнең шартнамә дә бар бит инде, менә безнең өчен шул җиткән, калганын үзебез эшлибез”.
Хәкимов Медведев авызыннан Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия язмышына мөнәсәбәттә статусларын ничек игълан ителәчәген дә көткән булган. “Бу ике республиканы Русия таныса да, аннан соң аның статусы нинди була соң? Аны дөнья танымый. Ансы аңлашыла. Анда яшәүчеләрнең күбесе Русия ватандашы булып, Русия паспорты белән бүтән илләргә йөрсәләр… Ә үз дәүләтчелеге ул нәрсә, нинди статус? Менә ул темасы ничектер төшеп калды”.
Фоат Уразаев исә Көньяк Осетия тирәсендәге вәзгыятьне Медведевнең Грузия өстенә генә аударып калдыруы белән килешми.
“Президент бөтен гаепне Грузиягә аударды. Әййе, Грузиядә гаеп зур. Шул ук вакытта Русиянең басып керүе дөньядагы вәзгыятьнең кискен үзгәрүенә китерде. Нәтиҗәдә Русиянең үзен дә изоляциягә китерде дип әйтергә мөмкин. Инде бөтендөнья финанс кризисына килгәндә, президент Кушма Штатлардан башланды дип әйтте. Әййе, ансы да хак. Әмма, бу кризисның Русиядәге нәтиҗәләре өчен Кушма Штатлар гына гаепле түгел”.