Accessibility links

Медведев Американы үзенчә "котлады"


Күп илләр Кушма Штатларын яңа президент сайлануы белән котлаганда, Русия президенты Дмитрий Медведев Америкага гаепләүләр яудырды.

Үз чыгышының башында ук Медведев беренче булып агымдагы елның төп вакыйгаларына бәя биреп китәм, диде. Төп вакыйгалар дип ул Көньяк Осетия низагы белән дөньядагы финанс кризисны атады. Һәм аларның икесендә дә Кушма Штатларны гаепләде.

“Көньяк Осетиягә каршы вәхшиләрчә һөҗүм һәм җәелә барган дөньядагы финанс кризис бу ике төрле-төрле проблема, әмма анда бер үк чалымнар ята. Һәм тамыры да берүк дип әйтергә була”, диде ул

Медведев Көньяк-Осетия низагына әледән-әле әйләнеп кайта торды. Ул Американы беръяклы, беркем белән дә исәпләшми торган сәясәт алып баруы нәтиҗәсендә, Көньяк Осетиядә шундый хәл килеп туды дип белдерде. Моннан тыш ул дөнья финанс кризисына да Кушма Штатлар җитәкчелегенең алдан күзаллап эшли белмәве китерде дип тәнкыйтькә тотты. Ә Американың Европада саклану калканын урнаштырырга теләвен болай гына калдырмыячакбыз, дип янады.

“Элек Козельскидагы ракета дивизиясенең 3 ракета төркемен хәрби күзләүдән алу, ә дивизияне 2010 елга тарату планлаштырылган иде. Әмма әлегә ашыкмаска булдык, бернәрсәне дә үзгәртмиячәкбез. Ә менә саклану калканына каршы чаралар күрү өчен Калининград өлкәсендә “Искәндәр” ракета комплексы урнаштырылачак”, диде ул.

Медведев Көнбатыш, ягъни Калининград өлкәсеннән Кушма Штатлар саклану калканы яңа объектларын радио-электрон бастыруны да күздә тотабыз, диңгез-хәрби флотны да кулланачакбыз, дип өстәде.

Америкага янау, куркыту, гаепләүдән тыш, күпләр бәлкем Медведев яңа президент Обаманы җиңүе белән дә котлар дип көткәндер. Әмма Русия башлыгын әлеге сайлау нәтиҗәләре бөтенләй кызыксындырмый кебек тоелды. Аның каравы ул үз президентлыгы вәкаләтенә үтә дә игътибарлы. Әле вазыйфага утыруына бер ел узмастан федераль җыенга президентны – 6 сайлау тәкъдиме белән чыкты. Ә Дәүләт Думасын - 5 елга. Хәзергә президент һәм Дума депутатлары 4 елга сайлана.

Русия президенты Медведев шулай итеп тәхеттә 6 ел калыр дип көтәргә кирәк. Дөнья финанс кризисы сәбәпле, халыкның тормышы авырлаша баруы, нефть бәясенең төшүе, хезмәт хакының кимүе, эшсезлекнең артуы әлбәттә Русия җитәкчелегенә файдага түгел. Халыкның җитәкчелеккә ышанычы кими бара. Медведев күрәсең моны күзәллап алдан ук чарасын күрергә булган.
XS
SM
MD
LG