Accessibility links

Обама президентлык эшендә җиңнәрен сызганды


Вашингтон - Американың 44-нче башлыгы булып сайланган Обама, үз хакимиятен булдыра башлады.

Барак Обама Иллиноис штатының вәкилләр пулаты әгъзаларыннан Раам Эмануэлгә, Ак Йорт хакимияте башлыгы вазифасын тәкъдим итте. Раам Эмануэл, элекке башлыклардан Билл Клинтонга киңәшче булган иде.

Раам Эмануэл үзенә тәкъдим ителгән бу эшкә алынган очракта, яңа хакимиятнең эчке эшләрендә зур җаваплы кеше булачак.

Барак Обаманың якын арада илнең яңа финанс министрын билгеләр дип көтелә. Барак Обаманың үз хакимиятен булдыру өчен, президентлыкка антын бирергә, әле 20 гыйнварга кадәр вакыты бар.

Обама бүгеннән башлап, Американ күзләү идарәсе CIA-дән көндәлек мәгълүматны ала башлыячак.

Президентлык мөддәте тәмамланган Джордж Буш, кичә телефонда сөйләшүе вакытында, Обаманың Ак Йортка күченү вакытында аңа тулы хезмәттәшлек күрсәтергә вәгъдә иткән иде.

Обама 4 октябрь президент сайлавында, 349 тавыш җыеп, президентлыкка сайланган иде. Обаманың көндәше Меккейн исә президент итеп сайлану өчен кирәкле булган 270 тавыштан, 162-ен генә казана алган иде.

XS
SM
MD
LG