Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Италия арасында энергия килешүе имзаланачак


Мәскәү - Италия премьерының Русиягә булган бер көнлек эшлекле сәфәре вакытында, Русия белән Италия арасында энергия өлкәсендә яңа килешү имзаланачагы хәбәр ителә. Италия премьеры Силвио Берлускони Кремльдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуыннан соң, премьер-министр Владимер Путин белән аның Мәскәүнең читендә урнашкан өендә бергә очрашуын белдерде. Килешүнең эчтәлеге турында исә тәфсилле мәгълүмат бирелмәде. Ләкин Кремль килешүдә ике ил арасында атом хезмәттәшлеген арттыруны максат куйган тәкъдим булуын телгә алды.

Берлускони һәм Медведев очрашулары вакытында шулай ук Грузия низагы һәм глобаль икътисади кризис турында да бергә киңәшләшүе хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG