Ватикан - Рим католик башлыгы папа Бенедикт XVI бүген ике көн элек башланган католик-мөселман форумында катнашкан галимнәр белән очрашты. Папа үзенең чыгышында, католик һәм мөселман дин әһелләре белән галимнәре аңлашылмаучанлыкларны бетерү өчен бергә эшләргә тиеш, дип әйтте. Папа шулай ук дин иреклегенең динара диологы өчен шарт булуын әйтеп: "Дин кушканча яшәүчеләргә көч куллану очраклары башка сыймаслык хәл, ә көч куллануны ходай исеменнән башкарам дип әйтү, монысы үтә дә аяныч", диде ул.
Папа белән Ватиканда узган очрашуның бик җылы мөнәсәбәттә барган. Бенедикт XVI үз чыгышыннан соң форумда катнашкан барлык кунаклар белән исәнләшеп, кыска вакытка булса да һәрберсе белән сөйләшергә тырышуы хәбәр ителә.