Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан чигендә яңа һөҗүм, 10 кеше үлде


Пәшавәр - Пакыстан иминлек көчләре рәсмие, Пакыстанның төньяк көнбатышында булган һөҗүмдә 10 кешенең үлүен белдерде.

Иминлек көчләреннән 2 рәсми, әл-Каидә сугышчылары булуда шикләнелгән, Әфган чигенә якын Вәзирстан төбәгендә, АКШ хәрби очкычлары булуы фаразланган һава һөҗүмендә 10 сугышчының үлүен белдерде.

АКШ исә һава һөҗүмен оештырылуы турында белдерү ясамады.

Соңгы көннәрдә Әфганстан чигенә якын Пакыстан кабилә җирләренә юнәлдерелгән һава һөҗүмнәре, Пакыстан белән АКШ арасында киеренкелекне арттыра.

АКШ хәрбиләре, Пакыстандагы сугышчыларга каршы һөҗүмнәрне арттыруны, Әфганстандагы иминлекнең начарая башлавы белән аңлата.

Пакыстан исә мондый һөҗүмнәрнең, еллар буена экстремизмга каршы кылынган тырышлыкларга зыян китерәчәген алга сөрә.

XS
SM
MD
LG