Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе хакимияткә каршы чара оештырды


Тифлис - Бүген Грузия башкаласында оппозиция яклы меңләгән кеше, президент Михаил Сааакшвилегә каршы протест белдереп урам җыеыннары уздырды. Моның август аенда башланган Грузия низагыннан бирле, беренче зур җыен булуы белдерелә. Узган елны Берләшкән оппозиция оешмасы оештырган тыныч протест чараларында, полиция белән халык арасында чуалыш булып алган иде.

Тыныч уздырылган чараларда, оппозиция хакимияттән матбугат иреклеге бирергә һәм илдә вакытыннан элек сайлау уздыруны таләп итә. Август аенда булган югалтулар, Саакашвилигә каршы булган оппозициянең ачуын арттырган иде.

Ләкин оппозициядәге 2 партия бу чараларга катнашмады. Алар ясаган белдерүләрендә сугыштан соң, Русия каршы илдә бердәм булу кирәклегенә басым ясады.

Оппозиция башлыклары башта каршылык чараларында 50 меңнән артык кеше катнашачак дип белдергән иде. Ләкин башкаланың иң киң урамында башланган протест чараларында катнашкан халыкның, 10 меңннән артмавы белдерелде.


XS
SM
MD
LG