Япон диңгезендә Русиянең тын океаны флотының “Нерпа” су асты көймәсендә булган һәлакәттә 20 кеше үлгән, 21 төрле җәрәхәтләр алган. Хәрби-диңгез флот җитәкчесе ярдәмчесе Игорь Дыгало хәбәр итүенчә, сынау барышында су асты көймәсенең 2 бүлегендә янгын сүндерү җайланмасы эшләп киткән һәм ул фреон чыгуга китергән. Ул вакытта су асты көймәсендә барлыгы 208 кеше була, шуларның 81 – хәрбиләр.
Рәсми мәгълүматларга караганда, реактор элеккечә эшли, нурланыш юк, су асты көймәсе үзе дә зыян күрмәгән.
Русия президенты Дмитрий Медведев саклану министры Анатолий Сердюковка тикшерү уздырырга һәм үлгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Үлүчеләр арасында эшчеләр һәм хәрбиләр.
Прокуратура вәкиле Владимир Маркин әйтүенчә, “хәрби көймә йөртү һәм куллану кагыйдәләрен бозу” мәддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.