Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин”га чемпион кубогы тапшырылачак


Русия чемпионы булган Казанның “Рубин” такымы бүген Үзәк стадионда “Терек”ны кабул итә. Рубинлылар алтын төстәге майкада уйныячак.

Шулай ук якшәмбе көнне Русия спорт федерациясе җитәкчесе Виталий Мутко тантаналы рәвештә “Рубин”га Русия футбол чемпионы кубогын тапшырачак. Татарстан башкаласында шул нисбәттән бәйрәм чаралары көтелә.

Ә 23 ноябрь, ягъни чемпионатның соңгы уеныннан соң Казан футболчыларына алтын медальләр тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.


XS
SM
MD
LG