Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт яшьләре республиканың Думадагы депутатларына каршы


Башкортстандагы бер төркем яшьләр, “Бердәм Русия”нең җирле бүлекчәсе исемлеге белән сайланган Дума депутатларының вазыйфаларыннан китүен таләп итте. “Росбалт” агентлыгы “Ведомости” газетасына таянып, Сибайда "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бүлмәсе янында каршылык чарасының үтүен хәбәр итте.

150-ләп кеше Думаның кануныйлык комитеты башлыгы Павел Крашенинниковны һәм аның урынбасары Андей Назаровны республика мәнфәгатьләрен якламауда гаепләде һәм аларның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе янында каршылык чарасын үткәрде. Алар "Федераллар, Башкортстанга кагылмагыз!”, “Бу сезгә Чечня түгел”, “Халык сезне сайламады” дигән шигарьләр күтәреп торган.
Дума депутатлары, бу чарага яшьләрне җирле хакимиятләр рухландырды һәм ул Башкортстан белән Федераль үзәк арасындагы каршылыкның бер чагылышы булды, дип белдерде. Депутатлар ярдәмчесе әйтүенчә, пикетта Башкорт яшләр берлегенең җирле бүлеге һәм хакимият идарәсе вәкилләре катнашкан.
Уфа белән Мәскәү арасындагы каршылык Радий Хәбиров шәхесе тирәсендә башланып киткән иде. Хәбиров җәен президент идарәсе җитәкчесе вазыйфасыннан алынды һәм соңыннан Русия президенты идарәсенә эшкә күчте.
Моңа кадәр Думадагы депутатларга тәнкыйть республика хакимиятләреннән дә яңгыраган иде. Башкортстан президенты үктәбер ахырында республикадан сайланган депутатлар һәм сенаторлар белән очрашты. Бәйсез чыганаклар белдерүенчә, президент анда депутатларны чакыртып алу белән янаган булган.
"Ведомости” газетасы хәбәренә караганда, күптән түгел республика хакимияте Радий Хәбировны хәзерге эшеннән алуны сорап Русия президентына хат юллаган булган. Аны дәүләт думасындагы Башкортстаннан сайланган 15 депутатның 10-сы имзалаган. Алар исә Мәскәүгә кайту белән имзаларыннан баш тартуларын белдергән.
XS
SM
MD
LG