Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Русия белән сөйләшүләрне дәвам иттерергә булды


Европа Комиссиясе, Европа Берлеге Русия белән хезмәттәшлек сөйләшүләрен дәвам иттерәчәк, дип белдерде.

Элегрәк Британия һәм Швеция Европа Берлеге белән Русия арасында хезмәттәшлек сөйләшүләрен башлауга ризалыгын бирде. Бүген барлык 27 илдән берсе генә моңа каршы чыккан.

Бу сөйләшүләр Русия-Грузия низагыннан соң туктатылды. Комиссионер Бенита Феррера-Вальднер бу Русиягә бүләк түгел, без Грузиянең бербөтенлеген хөрмәт итү мәсьәләсендә карашыбызны үзгәртмәдек диде.

Әмма Вальднер :"Мөнәсәбәтләр тирән һәм катлаулы. Без - бер беребезгә бәйле. Шул ук вакытта, килешүне яңартырга кирәк, мәсәлән энергетика ягыннан иминлек мәсьәләсендә. Бу юнәлештә эшне дәвам иттерү бик мөһим. Безнеңчә, бу Европа Берлеге мәнфәгатьләренә туры килә," - дип тә әйтте.
Рәсми белдерүдә Русия һәм Грузия низагы мәсьәләсе көн тәртибеннән алынмый, дип билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG