Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адәм хурлыгы


Башкортстанның Истанбулдагы вәкиле Каншауба Мизиев хурлыкка калды.

Эш шунда, “Босфор” исемле төрек газетасы хәбәрчесе аннан әңгәмә алырга тиеш булган. Журналист кызны ул җиңсез футболка һәм кыска ыштаннан каршы алган. Берничә сүздән соң кызның ошавын әйтеп, аны үбәргә керешкән.

Журналист кыз чыгып тайган. Каншауба бу хәлне җәмәгатьчелеккә җиткермәүләрен сорап, кызга һәм газетка акча тәкъдим иткән. Ләкин газет моннан баш тарткан.
XS
SM
MD
LG